Питрәч районының Чыты авылы халкы әнә шулай ди. Моннан бер атна элек авылдашлары Ләйсән Абдуллинаның үлеме һәркемне тетрәндерә. Сабый чактан ятим калган кыз, үз әнисеннән бары тик 2 ел гына артык яшәп, 32 яшендә юл фаҗигасендә һәлак була.
– Күңелгә бик читен. Без күрше генә яшибез. Һәрвакыт аралашып тордык. Ләйсән Казанда эшләде. Әмма җәй айларында гел авылда иде. Каз бәбкәләре сакларга кирәк булса да, печән әзерләр вакыт җитсә дә кайтып җитәр иде. Әти-әнисенә бик ярдәм итте ул. Соңгы вакытта күршеләребез мал санын арттырдылар. Иртән Казанга барып, сөт, каймак саталар иде. Ләйсән исә иртән малларны көтүгә чыгара иде. Фаҗига буласы көнне ул бөтен күршеләрнең сыерларын үзе куып алып киткән, – дип искә ала күршесе Миннур Шәмсетдинов. – Ләйсән авылдан Казанга барганда машинасы белән дамба астына төшеп китә. Гомере шунда өзелә.
Әниләре яман чирдән вафат булгач, берсеннән-берсе кечкенә өч бала ятим кала. Әтиләре Миңнулла абый үзенә хатын итеп ике баласы белән Сабада яшәүче Рәүфә апаны алып кайта.
– Ләйсән дә, энеләре дә Рәүфә апаны үз әниләре кебек якын күрде. Ул да ятим сабыйларга ана җылысын биреп үстерде. Ләйсәнне югалтуны бик авыр кичерә. Безгә дә бик авыр. Ничек болай булды соң дибез? Язмышына шулай язылгандыр. Матур итеп туйлар уздырасы урынга әниләре ашын үткәрә. Күрәчәктер инде, – ди Миннур. – Ләйсәннең Казанга китеп баруын күрдем мин. Икебез дә бер вакытта өйләребездән чыгып машинага утырдык. Күтәрелеп карамасмы дип көткән идем. Ул мине күрмәде. Үзем дә юлдагы кешене бүлдермәскә уйлап, дәшми калдым. Мин аска, ул өскә таба кузгалып киттек. Үлем исереклеге белән йөрде микән? Юкса, әллә каян кул болгап сәлам бирә иде. Авылыбыз зиратына әнисе янәшәсенә җирләдек. Рухы шат, урыны оҗмахта булса иде.
Гөлгенә Шиһапова, «Ватаным Татарстан»