Радик Юлъякшинга ни булган?

Ике республиканың атказанган артисты Радик Юлъякшин Татарстанда адәм көлкесенә калган.

Бу көнне аны Менделеевскига Шәһәр көненә чакырганнар. Биредә җырчы халыкны үзенең бик тә сәер чыгышы белән аптырашта калдырган.

Видеодан күренүенчә, Радик, сәхнәдән халык арасына төшеп, «Уфтанма» җырын җырлый. Бөтенләй авызын ачмаган вакытта да җыр ишетелә, яки фонограмма икәнлеге ачыктан-ачык күренеп тора. Җырчының йөреше дә мәзәк кенә. Халык, Элвин Грей сәхнәдә исерек килеш чыгыш ясаган, дип саный.

«Без аның ул көнне сәхнәдә үз-үзен тотышына әле дә ачулы. Болай чыгыш ясау — тамашачыны хөрмәт итмәү. Өстәвенә, фонограммага җырлый. Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артистына тамашачысы алдында гафу үтенү комачау итмәс иде», — дип язган берсе.

«Коточкыч. Әлбәттә, хәзер «Татарстанның атказанган артисты» исемен алды бит инде», — дип яза шаккаткан халык.

Радик Юлъякшин узган елда Яңавылда да шулайрак чыгыш ясаган иде инде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-09-01/radik-yul-yakshinga-ni-bulgan-2930485

Бәйле