Хатыннан уңмадыңмы әллә, Данирбай?!

Өч ил чиге узып, ерак юлдан кайткан иренә Миләүшә тавыш чыгарган. Яшәп тә карыйсыз инде, чибәркәйләр…

Юмор остасы Данир Сабиров әтисенең туган ягы Үзбәкстанда булып кайтты. Социаль челтәрдә мавыктыргыч юлъязмалар тәкъдим итте. Хатыны белән гаилә коруларына 14 ел тулган туй көненә ашыгып кайтуы турында да язган иде.

Ә кайтып керсә…

Миләүшә сторисларында Данир белән талашулары турында сөйләгән.

«Туй көнебездә Данир белән талаштык. Ул юлдан соң бик арган иде. Һәм монда мин туй көнебездә… бәйрәм һәм игътибар көткән идем. Дөрес, бүген ул хатасын төзәтте – миңа чәчәк бәйләме бүләк итте. Без дуслаштык.

Әйе, әйе, мин шундый көйсез. Игътибар, бүләкләр яратам. Мин үземне моңа лаек дип уйлыйм. Данир хатын-кызлар ирләр өчен бөтен эшне эшли торган үзбәк мохитенә ияләшеп кайткан. Әле җиргә төшә алмый. Тик, гафу итегез, мин – татар кызы, һәм безнең монда башка колорит», – дип яза ул.

Ирләрне тәнкыйтьләргә яратабыз инде. Әмма сәхнәдән төшсә дә, басудан кайтса да, өйдә һәрбер иргә күңел җылысы кирәк. Хатыны хан кызы булган очракта да…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-09-01/hatynnan-u-mady-my-ll-danirbay-2931615

Бәйле