Бари Алибасов нинди авыруы белән чирли?

Интернетта барлыкка килгән мәгълүматлар буенча, аны караудан барлык туганнары баш тарткан.

Россия киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 75 яшьлек продюсерның авыруы турында телетапшырулар алып баручы Дана Борисова сөйләгән.

Дана сүзләренчә, ул Алибасовның үз тотышын анализлаган һәм, продюсерда Альцгеймер авыруы булырга мөмкин, дигән нәтиҗә ясаган. Борисова интервьюсында, Бари Кәримович күп кешеләрне танымый, кинәт югалырга мөмкин, дип сөйләгән.

Телевидение алып баручысы Алибасовның якыннары турында да аерым әйткән. Ул аларның продюсерның байлыгы белән файдалануларына игътибар иткән.

«Аның акчасына үзләренә фатирлар сатып алдылар да, ә хәзер авыручы кешене беркемнең дә карасы килми. Барысы да баш тарта», — дип сөйләгән Борисова.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-09-01/bari-alibasov-altsgeymer-avyruy-bel-n-chirl-g-n-dil-r-2931246

Бәйле