Бер ана ике баласын үтереп, аларның мәетләрен караватта саклаган

Бразилиядә 31 яшьлек ана ике баласын үтереп, аларның мәетләрен ике атна чамасы өендә караватта саклаган. 

Полициядә бу хакта, хатын адвокаты белән элемтәгә чыгып, аңа үзенең нәрсә кылуы турында сөйләгәннән соң гына белгәннәр.

9 яшьлек кыз белән 3 яшьлек малайның мәетләре караватта табыла. Ана аларның гәүдәләрен мәет исе чыкмаслык итеп яхшылап төргән булган.

Хатын хокук сакчыларына ялгызлыктан аруыннан, балаларын үстерерлек финанс мөмкинлекләре булмавыннан һәм эмоциональ талчыгуыннан зарланган. Башта балаларны һәм үзен үтерергә теләве, ләкин  соңрак үзенә кул салырга кыюлыгы җитмәвен әйткән.

Хатынга үтерү, җинаятьне яшерү һәм процессуаль мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/90983/

Бәйле