38 яшьлек хатын-кыз ир-егет өчен баласыннан баш тарткан.

“Кичә кич дус кызыма кунакка барган идем. Аңардан яңалыклар ишетеп, авырып кайттым. Кан басымым күтәрелде.

7 ел элек аны ире ташлап китте. Шушы еллар дәвамында ул берүзе бала тәрбияләде. Күптән түгел яңа мәхәббәтен очраткан. Тик ир-егет аның улын күралмый. Шуңа күрә ул хатынга әйткән: “Сайла: мин яки бала!?”

Һәм дусым кемне сайлар дисез… Ул баласыннан баш тартырга уйлаган. Имеш тә баласын нәнәсе үстерәчәк. Бу хәл минем башыма сыймый. Кем үз баласыннан ир-егет өчен баш тартсын инде.

Сез ничек уйлыйсыз?”, – дип язган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-09-02/sayla-min-yaki-bala-2933727

Бәйле