85 яшьлек бабайны үз оныгы үтергән

Мәскәүдә 85 яшьлек пенсионерны үтерүдә гаепләнүче тоткарланган. Ул мәрхүмнең 16 яшьлек оныгы булып чыккан.

31 августта Мәскәүдәге фатирында башы һәм гәүдәсендә пычак белән күп санлы җәрәхәтләр ясалган бабайның мәетен тапканнар. Тикшерүчеләр видеокүзәтү камераларын өйрәнеп, шаһитләрдән сорау алганнар һәм җинаять кылынган көн вакыйгалары хронологиясен торгызганнар. Пенсионерны үтерүгә аның 16 яшьлек оныгының катнашы булуы ачыкланган.

Кызны тоткарлап, сорау алганнар. Сораштыруда ул тәүбә иткән, бабасы белән низагка кереп, аны үтерүе турында сөйләгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/91025/

Бәйле