— Ирем миңа кул күтәрә. Беркөнне полиция чакырттым, ләкин гариза язмадым, табибларга да күренмәдем. Аңлатма гына язып бирдем. Бу очракта иремә нәрсә яный?

— Сезнең очракта аңа күп дигәндә административ җаваплылык каралган. Аннан да котылып кала ала, чөнки сез кыйналган урыннарны медицина учреждениесендә теркәмәгәнсез.
Русиянең Административ хокук бозулар турында кодексының 6.1.1 мәддәсенә ярашлы, әгәр дә кыйнау яисә авырту китергән башка көч куллану гамәлләре Русия Федерациясе Җинаять кодексының 115 мәддәсендә күрсәтелгән нәтиҗәләргә китермәсә, бу гамәлләр җинаять җаваплылыгына тарттырырлык булмаса, 5 меңнән 30 мең сумга кадәр административ штраф салыну яисә 10нан 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яки 60тан 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү җаваплылыгы карала ала.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-09-03/irem-kyynady-2934004

Бәйле