«Манзара» алып баручысы Алмаз Гәрәев гаиләсендә шатлыклы вакыйга

-- Лейла

ТНВ каналында бара торган «Манзара» тапшыруын алып баручы Алмаз Гәрәев гаиләсендә сөенечле хәл – артистның кызы туды.

Әле кайчан гына Гәрәевлар гаиләсе туачак балаларының кызмы яки малаймы икәнен белү өчен дуслары белән җыелып матур чара үткәргәннәр иде. Менә зарыгып көткән көн дә килеп җитте.

Алмаз Гәрәев белән Алинә Мөдәрисова икенче мәртәбә әти-әни булу бәхетенә ирештеләр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Гаиләләренә иминлек, үзләренә һәм сабыйларына саулык бәхет һәм матур киләчәк телибез!

Бәйле