Украинада һәлак булган Кукмара егетен соңгы юлга озаттылар

-- Лейла

2 сентябрьдә Зур Кукмара авылында туган, танк батальонының кораллану буенча танк рота командиры урынбасары, өлкән лейтенант Илмир Кашаповны соңгы юлга озаттылар. Илмирга 7 августта 34 яшь тулган булган. Аның тормыш иптәше – тол, кызлары ятим калды, дип яза “Хезмәт даны” газетасы сайты.

Район мәдәният йортында узган матәм-митингта район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов, Илмир хезмәт иткән хәрби часть вәкиле Дмитрий Глебов һәм башкалар катнашты.

«Илебезгә килгән кайгы-хәсрәт районны да читләп узмады. Хәрби операциядә катнашып һәлак булган якташыбызның әти-әнисе, якыннарының тирән хәсрәтләрен уртаклашам. Илмир илебезнең, районның патриоты, герой булып күңелләргә кереп калачак», — диде Сергей Димитриев.

Хәрби белән саубуллашырга, аның гаиләсе, әти-әнисе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга бик күп халык җыелган иде. Илмир — Кукмара дүртенче урта мәктәбенең чыгарылыш укучысы. 2006 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан югары танк команда училищесында белем алган. Хәрби турында белем-тәрбия алган мәктәпнең элеккеге директоры Минехәт Ситдыйков Илмир турындагы истәлекләрне барлады:

«Илмир акыллы, тыйнак егет булып безнең хәтерләрдә сакланыр. Гел дөресен сөйли, укытучыларны ихтирам итә иде. Аның һәркем белән дустанә мөнәсәбәттә булуын, хәтта таныш булмаган кешеләргә дә ярдәм кулы сузарга ашкынып торуын әйтеп узасы килә. Үзенең яхшы якларын өстен куярга, аны башкаларга күрсәтергә теләмәде ул. Иптәшләрен, илен яклау аның канына сеңгән булгандыр. Шуның өчен дә укучыбыз язмышын хәрби өлкә белән бәйләгәндер. Кызганыч, гомере генә иртә өзелде. Илмирның авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!» — диде ул.

Илмир Кашапов Кукмара зиратындагы Дан аллеясендә җирләнде.

Бәйле