Илсөя Бәдретдинова: «Әби булырга насыйп булса…»

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова телеграм битендә «әби булырга хыялланам» дип, хәбәр итте. Җырчы үзенең картлыгын искиткеч матур итеп күзаллый икән.

– Әби булырга насыйп булса…Бәләкәй генә авыл өе алачакмын. Анда минем беседкам булачак. Ул беседканы алмагачлар ураячак. Ә өстәлдә банкага утырткан чәчкәләр һәм алма пирогы булачак… алма кагы, алма вареньесы белән алма рәсеме төшкән чашкалардан алма чәе эчәчәкмен. Бер ягымда оныкларым, икенче ягымда зур, симез мачы ятачак. Аллаһы боерса, — дип хыялланып яза Илсөя Бәдретдинова.

Бәйле