«Рэпер Халид» һәлак булган

Уфада  музыкант Халит Хәйбуллин һәлак булган. Ул «Рэпер Халид» буларак билгеле иде.

Башкортстан ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, «БМВ» мотоциклында 25 яшьлек егет тимер юл дәваханәсе янында торган «Форд Фокус»ка бәрелә. Егет шул ук урында һәлак була, автомобиль йөртүчене хастаханәгә озаталар.

Икенче көнне бу егетнең «Рэпер XALID» булуы турында яздылар. Егет кызлар, кичке күңел ачулар, автомобильләр турында треклар яздырган.

Соңгы альбомын вафатына өч атна кала яздырган булган. Егет анда «БМВ» мотоциклы янәшәсендә утыра. Альбом тышлыгында Халиднең шлемында куркыныч сүзләр язылган. Ул анда сүз уйната: «Безнең өчен 200гә кадәр җиткерү проблема түгел. Иң мөһиме – үзебезгә «200» булмау». Билгеле булганча, «груз 200» дип мәетләрне атыйлар.

Егет, шулай ук, үзенең «БМВ» мотоциклын гел фотога төшерә торган булган. Ә 2021 елда ул провокацион ролик төшерә – «ВАЗ-2114» автомобиле турында җырлый һәм азактан аны бензин сибеп яндыра.

Егет тумышы белән Татарстаннан, балачагы Башкортстанның Тәтешле районында узган. Урындагы хакимияттә аны яшь талант буларак хөрмәтләгәннәр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-09-06/reper-halid-lak-bulgan-2937393

Бәйле