Гөлүсә Шаһбан: «Закир белән безнең характер туры килә. Шул мөһим!» [видео]

-- Лейла

Популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрләрдә ире Закир Шаһбанны туган көне белән котлый.

– Happy birthday to you! Туган көнең белән, Закир Шаһбан! Мәхәббәт турында йөзләгән шигырь яздым, язам… Ләкин, нәрсә ул мәхәббәт дигән сорауга минем җавабым юк.

Ләкин шуны беләм, без 20 ел 24/7 бергә һәм миңа шулай рәхәт…

Җырлар яздырып сәхнәгә менеп җырлавым да, синең җырлавыңнан туктарсың дип куркып. Синең минем белән ярыша ярыша эшләвең кызык та күңелле дә. Рәхмәт сиңа! Безнең характерлар туры килә, шунысы әһәмиятле, – дип яза Гөлүсә ханым.

Котлауларга без дә кушылабыз. Ходай Тәгалә озын гомерләр насыйп итсен! Сезгә гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең ныгын телибез!

Бәйле