Кызы күз алдында хатынын тереләй яндырган 45 яшьлек ирне хөкем итәләр

-- Лейла

Уфада низаг аркасында хатынын тереләй яндырган 45 яшьлек ирне хөкем итәләр. Хатын 76 процент пешеп хастаханәгә китерелә, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

Коточкыч хәл 2021 елның 17 сентябрендә була. «Дубрава-Радио» бакча йортында ир белән хатын арасында тавыш чыга. Ярсыган ир хатынының өстенә тиз янып китә торган сыеклык сибеп ут төртә. Әлеге хәл аларның кызлары күз алдында була. Ул башта утны үзе сүндереп тырышып карый, аннары ашыгыч ярдәм чакырта. Хатынны хастаханәгә илтәләр, тик ул үлә.

Ир гаебен өлешчә таныган. Аны «Үтерү» маддәсе буенча хөкем итәләр.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле