Казанда бер ана кеше ике яшьлек баласын үлемнән коткарып калган

-- Алмаз1

Янгын Казанның Константиновка бистәсендә чыккан.

Казанның Константиновка бистәсендәге Полевая урамында янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына кичә 18.36 сәгатьтә килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Урында ут белән көрәшүчеләр ялкын телләре шәхси кирпеч йортның чарлагын һәм аскы катның бер өлешен ялмап алуын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, хуҗабикә йорттан ике яшьлек улын урамга алып чыгып өлгергән.

Янгынны тулысынча 20:50 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Фаразлар буенча, янгын электр җиһазын урнаштыру һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыгарга мөмкин.

«Татар-информ»

Бәйле