Мамадыш районында яшәүчеләр: “Барган саен 4-5 чиләк чикләвек җыеп кайтабыз”

-- Лейла

Быелгы ел уңышка бай булды. Яшелчә, җиләк-җимеш кенә түгел, чикләвек тә ишелеп уңган. Мамадыш районының Түбән Яке авылы халкы урман сыен җыярга өлгергән инде.

– Быел синоптикларның фаразларын укыган идем. Аларның берсенең чикләвек уңачак дигәнен күңелгә салып куйдым. Шулай булды да бит. Урманда чикләвек бик күп. Кышка күп итеп әзерләп куйдык инде, – ди Гөлфия Дусова. – 1980 елда безнең якларда чикләвек бик уңган иде. Шул вакытта көнгә икешәр капчык алып кайта идек. Быел аның кадәр күп түгел. Әмма бер барганда 4-5 чиләк чикләвек алып кайтабыз. Чүбеннән аергач, бер биш литрлы чиләк чикләвек чыга. Туганнарга күчтәнәчкә өләшәбез. Артык калганын сатабыз да әле. Бер стаканы 100 сум тора.

Урман чикләве файдалы

Аның составында бик күп микроэлемент һәм витамин бар. Шуңа ул чәч һәм тирене яхшырта, кан басымын төшерә, ми эшчәнлеген активлаштыра. Чикләвек стрессны да киметә, кәефне күтәрә, нерв системасын ныгыта һәм азык эшкәртүне яхшырта. Урман чикләвегендә холестерин юк икән. Шуңа күрә ул кан составын яхшырта. Анда кальций һәм магний күп. Чикләвек гемоглобинны арттыра, бавырны чистартырга сәләтле.

Гөлгенә Шиһапова, «Ватаным Татарстан»

Бәйле