Янгын чыгып йортсыз калган гаилә: “Ут күрүгә эт елый башлады”

-- Лейла

6 сентябрь көнне Теләче районының Орымширмә авылында яшәүче Авхаловлар йортында янгын чыккан. Гаилә безнең якларга 1999 елда Төмәннән кайтып төпләнгән булган.

– Ирем Җәнәй авылыныкы. Теләчегә якын булсын дип, Орымширмәдән йорт сатып алган идек. Әкренләп шуның янына яңасын җиткерә башладык. Төзеп бетереп, шунда яши идек инде, – ди Равилә Авхалова. – Ул көнне ирем мунчага китте. Мин ашымны пешереп бетерим әле дип, соңрак керәсе булдым. Бермәлне мунчада ут сүнеп киткән. Ирем мин шаяра дип уйлап, ишекне ачып җибәрсә, мунча алдында ут икән. Ә без кызым белән эт елаган тавыш ишетеп, урамга чыгып бара идек. Ирем: «Янабыз, тизрәк чыгыгыз!»–  диде.

Нишләргә дә белмәдек. Мунча белән өйгә якын урнашкан иде. Ул тиз үрмәләде. Шул арада өйгә дә күчте.
Равилә ханым әйтүенчә, йортның стеналары сакланып калган. Кухня ягына зыян килмәгән. Әмма өй яшәрлек түгел. Аны яңартырга, түбәсен ябарга кирәк. Әлегә алар йортлары янәшәсендә иске өйләрендә яшәп торалар. Әмма анда газ кермәгән. Бар теләкләре – йортларын кабат торгызу.

Авхаловларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары:

Илдус Әгъләмҗан улы исемендәге Саклык банкы номеры: 4279 3806 7247 1473.
Элемтә өчен телефон номеры: 8(905) 026-20-78.

Гөлгенә Шиһапова, «Ватаным Татарстан»

Бәйле