Авырлы хатын башын элмәккә тыккан

Ә алты баласын кемгә калдырып китәргә уйлаган?

Башкортстан Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә коточкыч фаҗига була язган.

Әлфиянең (исеме үзгәртеп алынды) ире 53 яшендә кинәт вафат була. Йөгереп йөргән иргә инсульт була һәм ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче җан тәслим кыла.

Бу вакытта аларның алты баласы була, ә җиденчесе хатыннын карынында тыпырчына. Анасы тыныч булмагач, баласына да тынгылык юк, билгеле. Бу хакта ул күршесенә дә сөйли, болай да җанга тынгылык юк, җитмәсә, карында бала тибенә, янәсе.

Ирен җирләгән көнне бик елый тол хатын, ә иртәгәсенә тынып кала. Беркем белән дә сөйләшмичә тагын ике көн йөри дә күздән югала. Әнисен күздән дә яздырмаган өлкән улы аны эзли башлый.

Мунчага барып кергәндә әнисе элмәктә бәргәләнгән була әле. Ул аны тиз генә төшерә һәм аңына китерә.

«Ичмасам, баласы да төшмәде бит», — дип елый хатын…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-09-08/avyrly-hatyn-bashyn-elm-kk-tykkan-2939769

Бәйле