Чаллыда юл кырыеннан барган хатын-кызны бер-бер артлы ике машина бәрдергән

Кичә кичке җиделәр тирәсендә Чаллы–Сарман трассасында коточкыч юл һәлакәте булган.

Башта Daewoo машинасы юл кырыеннан барган хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң җәяүлене җиңел машина артыннан барган «ГАЗель» бәрдерә. Бәрелүдән хатын-кыз юл читенә очып барып төшә.

«ГАЗель» йөк автомобиле Deawoo машинасына килеп бәрелгән, ә аның артыннан килгән Toyota йөртүчесе дә машинасын туктатып өлгерә алмый.

«Юл-транспорт һәлакәте аркасында җәяүле һәлакәт урынында ук үлгән. Аның кем булуы ачыклана. Транспорт чараларына техник зыян килгән», – дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/callyda-yul-kyrynnan-barucy-xatynny-ber-ber-artly-ike-masina-bardergan-5859824

Бәйле