TikTok рецепты буенча бутерброд әзерләгәндә бер ир фатирын шартлаткан

Ир газ горелкасы ярдәмендә бутерброд өчен сыр эретмәкче булган.

Пешерергә яратучы Владимир Морев үз өендә кулинария эксперименты ясарга булган. Ир газ горелкасы ярдәмендә бутерброд өчен сыр эретергә һәм пешерү процессын Tik-Tokка төшерергә ниятләгән.

Нәтиҗәдә, аның әлеге «эксперименты» күңелсез тәмамланмаган: 220 граммлы баллонга ут капкан. Кулинар баллонны ваннага ташлап өлгергән. Әмма шартлау дулкыны ике бүлмәдәге тәрәзә пыялаларын койган. Тиктокер белән хатынына зыян килмәгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/91551/

Бәйле