Күренекле татар җырчысы вафат булган

Җырчы Булат Балтанов вафат булды. Аңа 88 яшь иде. 

Балтанов Булат Лотфулла улы 1935 елның 7 февралендә Әгерҗе районының Балтач авылында туган. Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокаль бүлеген тәмамлаган.

Студент елларында Татар дәүләт опера һәм балет театры артистлары Фәхри Насретдинов, Венера Шәрипова, Идел Ишбуляков һәм башкалар белән концерт бригадаларында чыгыш ясаган.

1969-1985 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә вокалист-солист булып эшли, 1985-1997 елларда администратор булып эшли. Филармониядә эшләгәндә ул Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов һәм башкалар белән сәхнәдә чыгыш ясый.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/91629/

Бәйле