Айгөл Бәриева ире Линар турында: «Китмәгән дә кебек»

-- Алмаз1

Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Бәриева ТНВ каналында чыгучы “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруында ире Линар турында сөйләде.

Айгөл сүзләренчә, ул бу тапшыруга шул ук хәлдә калган күп хатын-кызларга көч өстәргә килгән.

Җырчы ире белән танышу тарихын сөйләде. “Линар минем тормышыма кинәт килеп керде, кинәт кенә китеп тә барды”, — ди ул. “Өч көн эчендә таныштык. Бу танышу минем өчен кинәт кенә булды. Ул вакытта без әни белән икәү генә яши идек. Әнинең, әтине югалтканнан соң, сәламәтлеге начарайды, мин ике эштә эшләдем. Миңа очрашуларга йөрергә, егетләр турында уйларга вакыт калмады», — дип сөйләгән Айгөл интервьюда.

«Фотоларны, видеоларны карыйсың да, китмәгән дә кебек тоела», — ди җырчы.

Бәйле