Бер хатын мәче белән сугышып үлә язган

-- Лейла

Мәскәү өлкәсендә яшәүче хатын-кыз мәче белән сугышып аздан гына үлми калган. 

Балашиха шәһәрендә яшәүче хатын сул як җилкәсе шешеп һәм авыртып, температурасы күтәрелеп табибларга мөрәҗәгать иткән.

Табиблар хатынны тикшереп, анда флегмона — үлемгә китерә торган үлекле ялкынсыну булуын ачыклый. Моның сәбәбе бер атна элек мәче белән сугышу булган: хайван хатынның җилкәсен тешләгән.

Хатынга операция ясаганнар. Хәзер аның сәламәтлегенә куркыныч янамый. Пациент антибактериаль терапия курсы да алачак.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле