Блогер Гөлия Вәлиәхмәтовага: «Кызыгыз маймылга охшаган әллә?» [видео]

-- Лейла

Композитор Марат Мухин белән блогер Гөлия Вәлиәхмәтованың кызлары Әмирәгә 2 яшь тулды. Блогер кызының битен бер дә күрсәтми. Хәтта туган көн уңаеннан уздырылган фотосессиядә дә кызының йөзен чамалап кына күреп була.

Бу уңайдан блогерга:

– Баланың йөзен күрсәтмиләр! Маймылга охшаган әллә? — дигән сорау да биргәннәр.

– Ул дөньяда иң матур кыз. Әмирә үзе дә кеше күзеннән кача, күзләрен йома. Мин аны хөрмәт итәм, теләкләренә дә каршы килмим. Шуңа да аны интернетка чыгармыйм, аны күрсәтмим дип, кырт кисеп әйтәм! Кызым — иң чибәре! Аның матур зур күзләре һәм искиткеч озын керфекләре. Минем ясалма керфекләрем аныкыннан кыскарак хәтта! Вакыты белән үзем дә аңа күз тидерәм дип куркам! – дип яза блогер.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий