Салават Миңнеханов: «Гүзәлем белән төрмәдә утырып чыктык» [видео]

-- Лейла

Татар эстрадасының күркәм парларының берсе – Салават Миңнеханов белән Гүзәлем туй көннәрен бәйрәм иттеләр. Аларның бергә яши башлауларына 9 ел булды.

– Минем иң бәхетле елларым. Гүзәлем, рәхмәт сиңа. Шулай озак еллар балалар белән бәхетле тормыш итәргә язсын! Яратам! – дип яза Салават Миңнеханов. Моннан тыш Гүзәлемә кайчан игътибар итүен, аңа тәкъдим ясаган вакытларны искә төшерә.

– Гүзәлем белән бергәләшеп Мисырга клип төшерергә бардык. Шунда базарда йөгереп йөргәндә безне төрмәгә дә утыртып куйдылар. Журналистларны Мисырны начар итеп төшереп йөриләр дип уйлаганнар. Шунда Гүзәлемнең кыю, батыр булуына сокланган идем. Ул нәкъ минем әни төсле. Мисырда мин Гүзәлемне гел икенче яктан ачтым, – дип искә ала Салават.

Бәйле