Танылган блогерның әтисе вафат [видео]

-- Лейла

Чаллы блогеры Равил Закировның әтисендә яман шеш тапканнар иде. 7 сентябрьдә генә хастаханәгә бөтен туганнары җыелып, блогер әтисенең 49 яшь тулган көнен бәйрәм иттеләр.

– 14 сентябрь төнге 1дә иң якын кешемнең гомере өзелде. 18 июльдән бирле әтидә табылган яман авыру белән көрәштек, тик… Бу куркыныч хәбәрне апам әйтте… Иртәнге 4тә әниемә мин хәбәр иттем. Елап шешенеп беттек аның белән… Әтиемә дигән бәйрәм шарларын шартлатып бетердек! Өйдә тора торган түгел… Мондый ачы кайгыны бер кешегә дә кичерергә язмасын, –дип яза Равил.

Закировлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр көннәрдә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар насыйп итсен.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий