Җырчы Аида: «Мин исән икән, кызым да исән әле…» [видео]

-- Лейла

Моннан ике ел элек «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы Эльвира Фазлыева гаиләсендә зур хәсрәт булган иде — аның Аида исемле кызы һәлак булды.

– Кызым 15 апрельдә җан бирде. Аида агач кырыенда торган, давыл чыккан һәм шул агач аның өстенә төшкән, — дип сөйләгән Эльвира Фазлыева бер интервьюда.

Эльвира ханым ачы хәсрәттән соң озак вакыт телевидениедә күренмәде. Соңрак исә Аида тәхәллүсе белән олы сәхнәгә чыкты һәм җырлый башлады.

Танылган алып баручы, җырчы һәр айның 15нче көнендә мәчеткә баруын да әйтә.

– Кызым акыллы һәм зирәк бала булды. Яшәргә, мине һәм әйләнә-тирәдәгеләрне дөрес яшәргә өйрәтте. Барысын да белә иде.

Ул бөтенесе белән дә, хәтта таныш булмаган, чит-ят кешеләр белән дә бик җиңел сөйләшә иде. Теләсә кем белән дуслашып, һәрвакыт мактау сүзләрен ишетә иде. Ул беркайчан да күзгә чалынмыйча калмый иде. «Әни, мин һәрвакыт кечкенә булачакмын, ә син беркайчан да олыгаймаячаксың», — дип еш әйтә иде, – ди җырчы Аида.

Сабыйның тар каберләре киң, урыннары җәннәттә булсын!

Бәйле