Петросян җитди авырый, диләр…

Шул уңайдан, артист, комик Евгений Петросян үзенең бөтен байлыгын баласына яздырган, дип язалар.

Интернет челтәрендә Евгений Петросянның җитди авыруы турында хәбәрләр килеп чыкты. Имеш, шул чир аркасында ул бөтен байлыгын диярлек, күптән түгел туган баласына яздырган. Әмма бу хәбәрләр дөрес булып чыкмады.

Россия киңкүләм мәгълүмат чаралары материаллары буенча, комикның хатыны Татьяна Брухунова мондый килешүне рәсмиләштерергә кушкан. Хатыны, янәсе, баланың киләчәге турында алдан кайгыртырга булган.

Ә комикның сәламәтлегенә килгәндә, ул көн саен диярлек спорт залында шөгыльләнә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-09-17/petrosyan-itdi-avyryy-dil-r-2954075

Бәйле