Бушлай дарулар исемлеге озынайган

-- Лейла

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бушлай дарулар исемлегенә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен тагын сигез дару өстәгән. Документ проекты буенча җәмәгатьчелектә фикер алышулар башланган да инде. Бу хакта “Российская газета” яза.

Хәзерге вакытта исемлектә 23 дару урын алган. Яңа исемлек буенча, препаратлар хастаханәдә генә түгел, өйгә кайткач та бушлай биреләчәк, чөнки хастаханәдән чыкканнан соң күпләр аларны эчүдән туктый.
Исегезгә төшерәбез: инфаркт яки йөрәгенә операция кичерүчеләр өчен бушлай дарулар программасы 2020 елның кышында башланып китте. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин әйтүенчә, аны гамәлгә керткәннән соң уңай үзгәрешләр шундук күренә башлаган: йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китем очраклары кимегән.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле