Алла Пугачева аны чит ил агенты дип тануны сорады

-- Лейла

СССРның халык артисты Алла Пугачева «Instagram» да ( Россиядә Meta компаниясе экстремист дип танылды һәм тыелды) Юстиция министрлыгына аны чит ил агенты дип танырга чакыру бастырды. Узган җомгада иноагентлар исемлегенә ире Максим Галкин кертелде.

«Мине яраткан илемнең иноагентлары сафына кертүегезне үтенәм, чөнки мин ирем — намуслы, патриотик һәм эчкерсез кеше — белән тулысынча бер фикердә. Без Россиянең чәчәк атуын, тыныч тормышта яшәвен, сүз иреге булуын телибез. Гражданнарыбызның тормышын авырайта торган хыялый максатлар өчен егетләребезнең һәлак булуларын теләмибез», — дип язды җырчы.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле