Татарстанда атна ахырына кадәр нинди һава торышы булачак?

Синоптиклар Татарстанда бу атна буе секундына 21 метрга кадәр тизлектә көчле җил, яңгыр, +21 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлый. Республика Гидрометеоүзәге үзәге шул хакта хәбәр итә.

Бүген – 20 сентябрьдә республика аша салкын атмосфера фронты узачак. Ул яшенле яңгырлар, секундына 20 метрга кадәр тизлектә көчле җил алып килә. Төнлә +9… +14, көндез +21 градус җылы.

Сишәмбе һәм чәршәмбе – 21,22 сентябрьдә дә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Урыны белән яңгырлар явып үтәчәк. Төнлә +4…+9, көндез +16… +21 градус җылы булыр дип көтелә.

Җомга һәм шимбә – 23, 24 сентябрьдә төнлә +7 до +12 градус, көндез +14… +21 градус җылы.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/92325/

Бәйле