Гүзәл Уразова: “Эллари гел авыр әйберләр күтәреп үсте…”

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова олы кызы Эллариның кечкенә вакытларын искә төшереп язган.

— Эллари безнең кечкенәдән иң тыныч бала булды. Аны без хәтердә хәтта врачка алып барган идек. “Бала еламый” дип… Врач апа кычкырып көлде дә: “Шатланыгыз, еламагач әйбәт бит инде ул!” диде.

Һәрвакыт кичке 9да йоклап китә иде дә, иртән 8дә тора иде. Төнлә уянганганын да хәтерләмим. Ерак юлга машина белән кайта башласак, 7-8 сәгать йоклап кайта иде. Тагын бер кызык әйбер: авыр әйберләр күтәрә иде кызыбыз. Урындыклар, авыр сумка, әтисенең гантельләрен… Балалар бакчасында үзеннән дә зур балаларны күтәреп йөрткән балабыз бит ул, – дип яза җырчы.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий