Салават Фәтхетдинов: «Илһам Шакиров премиясе Тукай премиясеннән ким булмаска тиеш»

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең приз фонды бәләкәй булуына ризасызлык белдергән. Ул бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.

Ул премияне Габдулла Тукайныкыннан артмаса да, кил булмаска тиеш дип саный.

«Иң беренче премиянең бәясенә канәгатьсезлек белдерим әле. Илһам Шакиров кебек кеше соңгы йөз елда тумаячак. Шуңа күрә Илһам Шакиров премиясе кимендә Тукай премиясе белән бәрабәр булырга тиеш. Аннан да югары була алмаса да, ким булмасын. Тукайның үз чоры, Илһам Шакировның үз чоры бар. Бәясен әйтмәсәк күңеллерәк, әйтү оят. Шулчаклы зур кешенең исеме белән бигрәк вакланабыз. Аның өчен көрәш барырга тиеш, аның өчен ярыш булырга тиеш», – диде Салават Фәтхетдинов.

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе быел икенче тапкыр үткәрелә. Премиянең приз фонды – 600 мең. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-атка һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.

ТНВ

Бәйле