Ахирәтенең ирен тынычландырган гына бит…

Ә хуҗабикә шуны да аңламаган…

Башкортстанда 29 яшьлек хатын-кыз караватта икенче хатын белән яткан ирен чәнечкән.

Бу хәл Салават районында булган. Дүрт балалы гаиләгә хуҗабикәнең ахирәте кунакка килә. Биредә алар спиртлы эчемлекләр куллана. Бервакыт ир белән хатын арасында низаг килеп чыга, шуннан соң хуҗабикә, балаларын алып, әнисе янына китә.

Моңа бик борчылган ире, чишенеп, йокы бүлмәсендә диванга йокларга ята. Берникадәр вакыттан соң шул ук диванга кунак хатын да чишенеп йокларга ята. Тиздән хуҗабикә кире әйләнеп кайта һәм йокы бүлмәсенә керә… Шул вакытта ачулы хатын, пычак алып, иренең күкрәгенә һәм аякларына кадый башлый.

Бәхеткә каршы, хатын бик тиз тынычланган һәм медиклар чакырткан. Ирнең гомерен саклап кала алганнар. Шуңа да карамастан, күпбалалы әнине аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен дүрт елга шартлы рәвештә хөкем иткәннәр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-09-21/ahir-tene-iren-tynychlandyrgan-gyna-bit-2959518

Бәйле