- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Түбән Новгород өлкәсендә 74 яшьлек информатика укытучысы шөпшә чагып үлгән. Бу хакта kp.ru. хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, ир урманга гөмбәгә дип киткән һәм юкка чыккан. Укытучының туганнары волонтерлардан эзләүдә ярдәм итүләрен сораганнар. Пенсионерның гәүдәсен берничә көннән урманда тапканнар.
Фаразлар буенча, укытучы шөпшә оясына баскан һәм корт чагып, анафилактик шоктан үлгән.