Әти кеше кызын атып үтергән

Мәскәү көнбатышында 49 яшьлек ир-ат ау мылтыгыннан үзенең 30 яшьлек кызын атып үтергән һәм аннары үз-үзен үтергән. Шундый куркыныч фаҗиганең сәбәбләре билгеле булды.

Студентлар урамында ир-ат һәм хатын-кызның гәүдәләре табылган. Үтерү хатын-кызның, эшкә бару өчен, үз машинасы «Митсубиси» янына өйдән чыккан вакытта булган. Соңрак гәүдәнең кыз һәм әти кеше икәнлеге билгеле булды.

Ачыкланганча, ир-ат кызына аның исеменә фатирны күчерүне таләп итеп берничә тапкыр янаган. Нәкъ менә шушы факт үтерүнең төп фаразланган мотивы булды.

Хокук сакчылары үтерү турында җинаять эше кузгатты. Ир-атка үлгәннән соң психолог-психиатрия экспертизасы билгеләнәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/92816/

Бәйле