Путин 30 сентябрьдә юллама белән чыгыш ясарга мөмкин…

Россия президенты Владимир Путин 30 сентябрьдә Фeдераль Җыелышка юллама белән чыгыш ясарга мөмкин.

Элегрәк Кремльнең oфициаль вәкилле Дмитрий Песков юлламаның ел ахырына кадәр булачагын белдерде.

Путин чыгышына бер көн кала Федераль Җыелыш «Россия составына яңа субъектлар керү турында» закон проектын караячак. Аны Дәүләт Думасына 28 сентябрьдә кертергә мөмкиннәр.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/92812/

Бәйле