Кабак холестеринны киметә диләр…

Кабак үт куыгы эшчәнлеген яхшырта, юан эчәклектәге ялкынсынуны киметә.

Шуңа күрә аны үт куыгы, колит авырулары вакытында да ашарга киңәш ителә.

Бөерләрдә һәм сидек куыгында таш булганда 2 атна буе көнгә 2-3 тапкыр ярты стакан кабак суты эчәргә кирәк. Азканлылык вакытында угычтан чыгарылган чи кабакның файдасы зур. Диабет белән авыручыларга, артык авырлыктан интегүче кешеләргә дә кабактан пешерелгән ризыклар ашарга киңәш ителә.

Ул организмнан артык холестеринны чыгарырга да ярдәм итә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/0905/2022-09-21/kabak-holesterinny-kimet-2958587

Бәйле