Шатуновның хатыны авыр хәлдә, диләр…

Бу хакта Русия киңкүләм мәгълүмат чараларына Юрий Шатуновның туганы Александр Долгушин хәбәр иткән.

Мәрхүм җырчының әнисе ягыннан туганы Александр Долгушин Юрий гаиләсенең хәлләр торышы турындагы мәгълүматның аңа концерт директоры Аркадий Кудряшовтан килгәнен сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Светлана Шатунованың хәле начар, ә әтисеннән мәхрүм калган балалар яхшырып килә.

Александр үзе киң билгеле туганы белән аралашып торуын һәм аңа ярдәм күрсәткәнен әйтте.

Шатунов үлгәннән соң Светлана журналистлар белән аралашмый диярлек. Сентябрь башында Андрей Разинның Шатунов гаиләсен судка бирүе турында хәбәр ителгән иде, әмма җырчының якыннары әлегә андый мәгълүматка аңлатма бирми.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-09-27/shatunovny-hatyny-avyr-h-ld-dil-r-2967761

Бәйле