Ата-аналар һәм балалар Ижау мәктәбендәге атышта һәлак булган укытучылар турында сөйләгән

-- Лейла

Мөгаллимнәрне җылы хисләр белән искә алганнар һәм килеп туган хәлгә ышанмауларын әйткәннәр. Бу хакта kazanfirst.ru яза.

Ижау шәһәренең 88 нче мәктәбендәге фаҗигадә 17 кеше һәлак булган. Алар арасында укытучылар да бар. Болар – рәсем, математика, инглиз теле укытучылары Светлана Суханова, Наталья Ведерникова һәм Маргарита Сахарных. Ата-аналар һәм мәктәпнең бүгенге, элекке укучылары мөгаллимнәр турындагы хатирәләре белән уртаклашкан.

– Көчле укытучы һәм искиткеч әйбәт кеше иде! – Мәктәптә озак еллар буе хезмәт куйган Светлана Суханованы ата-аналар шулай дип искә алган. Алар килеп туган хәлгә әлегәчә ышанып җитә алмый. Ата-аналар әйтүенчә, коллегаларының күпчелеге һәм укучылар әлеге укытучының сүзеннән беркайчан да чыкмаган.

Наталья Ведерникованың гомере 50 яшендә өзелгән. 7 нче сыйныф укучысы укытучының ничек һәлак булуы турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, Наталья ханым, ыгы-зыгы, шартлау тавышларының кайдан ишетелүен белү өчен, коридорга чыккан.

– Чыгуы гына булды, гөрселдәп идәнгә ауды. Балалар нәрсә икәнен шундук аңлап, ишекне бикләргә өлгерде… – дигән укучы.

Ведерникованың элекке укучысының әнисе мөгаллимәне бик мөлаем, изге күңелле ханым буларак искә алган. Аның әйтүенчә, укытучының үз гаиләсе булмаган. Шуңа күрә мәктәпне гаиләсе кебек күргән…
Маргарита Сахарныхны исә элекке укучыларыннан берсе, иң яхшы инглиз теле укытучысы иде, дип искә алган. Аның әйтүенчә, укытучы дәресләрдә шаяртырга яраткан, әмма материалны һәрвакыт аңлаешлы итеп аңлаткан.

– Мәңгелеккә китүегезгә ышанып булмый! Нәкъ менә сезнең үз укытучыларым булуыгыз белән горурланам. Онытылмас дәресләрегез өчен рәхмәт сезгә, – дигән ул.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле