Баксаң, адәм баласының нинди чирдән интегүе турыдан-туры аның холкына бәйле икән. Британия галимнәре шулай дип ышандыра.
- Гел төшенкелеккә бирелүчеләрнең ашказаны һәм башы еш авырта.
- Агрессив кешеләр гипертониядән интегә, иммунитетлары нәзберек була.
- Оялчан кешеләрдә инсульт булу ихтималы зур, алар йөрәк өянәкләренә һәм төрле инфекцияләргә тиз бирешә.
- Хис-кичерешләрен тышка чыгармаучылар астмадан интегә.
- Аралашучан, хисчән кешеләр күп авырулардан сакланган кешеләр төркеменә керә. Алар проблемалары белән бүлешергә курыкмый һәм бик тиз савыгалар.
- Саран кешеләрнең – башлары, куркак кешеләрнең бөерләре авырта.
- Оптимист кешеләр тормышны бик җиңел кабул итәләр, бөтен нәрсәдән рәхәтлек алырга телиләр. Ашау мәсьәләсендә дә үзләрен чикләмиләр. Шуңа күрә алар арасында сәламәт кешеләр күп.
- «Юк» дип әйтә белмәүчеләр, нәрсә кушсалар, шуны үтәүчеләр артриттан интегә.
- Башларында чамадан тыш мәгълүмат булган кешеләр эчләре катудан интегә.
–
–