Оялчан кешеләрнең – йөрәге, куркакларның бөере авырта

-- Лейла

Баксаң, адәм баласының нинди чирдән интегүе турыдан-туры аның холкына бәйле икән. Британия галимнәре шулай дип ышандыра.

  • Гел төшенкелеккә бирелүчеләрнең ашказаны һәм башы еш авырта.
  • Агрессив кешеләр гипертониядән интегә, иммунитетлары нәзберек була.
  • Оялчан кешеләрдә инсульт булу ихтималы зур, алар йөрәк өянәкләренә һәм төрле инфекцияләргә тиз бирешә.
  • Хис-кичерешләрен тышка чыгармаучылар астмадан интегә.
  • Аралашучан, хисчән кешеләр күп авырулардан сакланган кешеләр төркеменә керә. Алар проблемалары белән бүлешергә курыкмый һәм бик тиз савыгалар.
  • Саран кешеләрнең – башлары, куркак кешеләрнең бөерләре авырта.
  • Оптимист кешеләр тормышны бик җиңел кабул итәләр, бөтен нәрсәдән рәхәтлек алырга телиләр. Ашау мәсьәләсендә дә үзләрен чикләмиләр. Шуңа күрә алар арасында сәламәт кешеләр күп.
  • «Юк» дип әйтә белмәүчеләр, нәрсә кушсалар, шуны үтәүчеләр артриттан интегә.
  • Башларында чамадан тыш мәгълүмат булган кешеләр эчләре катудан интегә.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле