Гөлүсә Шаһбан: «Күз яшьләрен тыеп булмый…»

-- Лейла

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан үзенең социаль челтәрләрендә бүгенге вәзгыять турында фикерли.

— Соңгы арада кемне ни диеп юатырга белми торган вакыт. Ләкин тормыш дәвам итә…

Таң ата нәкъ элеккечә… Элеккечә итеп кояш бая… Ләкин күңелдә шом. Шул шомны таратыр өчен кемгәдер шалтыратасың, җылы сүз көтәсе, нидер өмет итәсең… Башка, юк эшне бар итеп үзеңне куркыныч уйлардан читләштерергә маташасың. Дөресме, түгелме икәнен белми, интернет челтәрләрендә йөргән мәгълүматларны башта кат-кат әйләндерәсең дә таратуны дәвам итәсең, шуның белән башкаларның да күңеленә шом өстисең. Барысын да яхшыга юрыйк…

Якыннарыбызны үлемгә озаткандай озатмыйк… Бер-беребезгә начар сүзләр әйтеп кимсетмик. Минем озатыр кешем булмаса да күз яшьләрсез карый алмыйм. Кемнең күңелендә ни икәнен беркем белми. Көчле булыйк! Барысы да әйбәт буласына ышаныйк! Әйе, язарга гына җиңел… Тик шулай да… Юрыйк әле яхшыга! – дип яза Гөлүсә ханым.

Бәйле