Илсөя Бәдретдинова: «Айга бер концертымны хәйрия итеп уздырам»

-- Лейла

Җырчы Илсөя Бәдретдинова илдәге бүгенге вәзгыять турында яза. Баксаң, җырчыга язылучылары пычрак сүзләр ата икән.

— Бу минем шәхси фикерем!
Мин сәясәттән ерак профессиядә… Гомумән, сәясәттән еракмын.

Ләкин бу куркыныч хәлләр барыбызга да кагылды. Һәр гаилә ишеген диярлек шакый.

Мобилизацияләнгән егетләр арасында минем туганнарым, авылдашларым…
Мин үзем дә ир-ат бала әнисе!

Бу көннәрдә безгә ниләр генә язмыйлар. Укырга куркыныч хәтта. Имеш, без кеше елаганда җырлап йөрибез. Сугыш башланды дип, кибетләрдә әйберләрне бушка бирә башладылармы соң? Сез эшкә йөрүдән туктадыгызмы? Хәер… акыллылары аңлый бугай инде. Шундый вакытта булса да кешедән начарлык кына эзләп, белер-белмәс пычрак атып ятудан туктап торсак идек!

Беркайчан да кемгәдер ярдәм иткәнемне кешегә чыгарганым булмады! Тик бу очракта мәҗбүрмен.
Мин айга бер концертымны тулысынча хәйрия концерты дип игълан итәм. Кергән барлык акча мобилизацияләнгән егетләр файдасына китәчәк! Безнең егетләргә!

Акыллы, сабыр, бердәм булыйк! — дип яза Илсөя апабыз.

Бәйле