Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артачак

-- Лейла

Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе киләсе елның 1 гыйнварыннан 4,8 процентка артачак.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, 2023 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 21864 сумга җитәргә тиеш.  «Эшләмәүчеләрнең пенсиясе быел 1 июньнән 10 процентка үсте. 1 гыйнвардан тагын 4,8 процентка артачак», – диелгән хәбәрдә. Социаль фондның киләсе елга тәгаенләнгән бюджетында 9,5 триллион сум салынган. Шуның чама белән 9 триллион сумы пенсия түләүгә тотылачак.

Агымдагы ел башына алынган мәгълүматларга караганда, эшләмәүчеләр пенсиясенең уртача күләме  19017 сум булган. Хәзер бу күрсәткеч – 20864 сум.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле