«Бәхет ризыклары»н беләсезме?

Стрессны җиңәр өчен ашарга кирәк икән. Ләкин билгеле бер ризыкларны.

Әлбәттә, иң җиңел юл — шоколад. Ачтың, сындырдың, ашап куйдың һәм беразга булса да үзеңне бәхетле тоя башладың. Ләкин шоколадтан да бәхетлерәк итә торган ризык бар икән. Ул — кыздырылган ит. Галимнәр моны бу ризыкта тирозин һәм аминокислоталар күп булуы белән аңлата. Алар организмда допамин һәм норэпинефрин дәрәҗәсен күтәрә, шуңа кәеф күтәрелә. Ит ашаганнан килгән тую тойгысы да кешене тынычландыра.

Ә иттән дә “көчлерәк” бәхет ризыгы — тозлы балык. Кара икмәк өстенә яшел суган белән селедка салып ашап куйсагыз, проблемаларыгыз чүп булып күренергә мөмкин икән. Майлы кислоталарга бай балыклар кеше организмына бик яхшы йогынты ясый.

Галимнәр кәеф төшкәндә диңгез кәбестәсе дә ашарга киңәш итә. Ә инде шул кәбестәне кушып, майлы балыктан уха да әзерләп ашый алсагыз, тагын да яхшырак.

Моннан тыш банан, чикләвекләр, әче борыч, йомырка һәм сөт ризыклары кешене бәхетлерәк итә, дип ышандыра белгечләр.
Менә шулай.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-09-29/b-het-rizyklary-n-bel-sezme-2970610

Бәйле