64 яшьлек Игорь Скляр хәрби хәрәкәтләр зонасына китә

Россиянең халык артисты Игорь Скляр махсус хәрби операция зонасына китүен раслады.

«Өч көннән кузгалам. Эшелонда — Ростовка, аннары бер ай әзерләнү, һәм алга — баррикадаларга!» — дип хәбәр итә ул. Актерга декабрьдә 65 яшь тула.

Кино йолдызын начар уйлар куркытмый, чөнки аның аңлаешлы һәм зур максаты бар — Туган илне саклау. Сүз уңаеннан, фронтка китәргә әзер булган коллегалары турында сөйләгәндә, Игорь Борисович, алар барысы да үзләре өчен генә җавап бирә, дип билгеләп үтте.

Әйткәндәй, Игорь Скляр яшь чагында — Горькийда, аннары Мәскәүдә кавалерия полкында хезмәт иткән.

Шушы көннәрдә Иван Охлобыстин, хезмәт итү өчен яшь буенча үзенең туры килмәвен, ә менә аның танылган дусты Донбасска мотлак барачак, дип белдерде. «Миша Пореченков белән сөйләштем. Кем кем, ә чакырсалар, ул беренче булып барачак», — дип ышандырды актер.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-10-03/64-yashlek-igor-sklyar-h-rbi-h-r-k-tl-r-zonasyna-kit-2974762

Бәйле