Җырчы Динә Латыйпова мәрхүм абыйсын искә алып яза.
– Абый! Рафаил Миңнерафыйк улы. Дөньяда иң кадерле кешемнең берсе син идең… Идең… Эх, бу тәкъдир! Ун көн инде син шалтыратмыйсың… Мин көн дә бер үк номерны җыям, әмма анда:
– Әйе, Динә, – дигән кайтаваз гына ишетелми. Бүген төшемә кердең. Бар нәрсә дә элеккечә кебек, ләкин төш кенә шул. Имеш, кечкенә абый Рәфәгать күлмәк тектергән (тормышта үз гомерендә андый әйберләр тектергәне булмады). Тегүче шуларны китерде, абый үзе юк тапшырырга. Син тегүчегә теккән өчен күпмедер түләдең дә, монысы компенсация, аннары ул үзе түли, дип күлмәкләрне алып калдың. Һәм миңа әйтәсең кебек:
– Рәфәгатькә сюрприз булсын әле, болай тиз тегеп өлгертерлэр дип уйламагандыр да, шатланачак! – дисең. Уяндым да төшемне юрадым. Ике күлмәк! Ике ел эчендә! Икегез дә… Син безгә абый да, әти дә идең бит йөрәк парәм! Абый! Абый бәгърем! Бәгыръләрем! Нигә соң тәкъдир сәгате болай иртә сукты. Әле бит матур күлмәкләрне төштэ түгел, өндә киясе ир-егетләр идегез! – дип яза Динә Латыйпова.