Рамил Шәрапов: «Мин дә коллегаларыма кушылырга булдым һәм…»

-- Лейла

Җырчы, юмор остасы Рамил Шәрапов бүгенге вәзгыять турында үз фикерләрен әйтә. Ул мобилизацияләнгән хәрбиләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген хәбәр итә.

– Кем уйлаган бит шушы көннәр безгә дә килеп җитер дип… Бүгенге ситуация беребезне дә битараф калдырмады. Пандемия, чирләр башлангач, ул көннәрдән дә куркынычрагы булмас иде кебек! Ләкин безне тагын да авыррак сынау көткән икән! Кая барырга? Ничек булышырга? Баш каткан!

Теге вакытта пандемияләр башлангач, Шәрәпҗан образы ничектер юмор, шаяртулары белән халык күңелен юата алган иде беразга. Әле дә җылы сүзләр килә. “Әле дә теге вакытта син булдың!” – диләр!

Аңлыйм, хәзерге ыгы-зыгы белән халык борчуларын Шәрәпҗан гына тарата алмас шул. Ләкин үз исемемнән, чын күңелдән ярдәм итәсем килә!

Концертларыбыз туктатылмады! Бара! Халыкны рухи яктан булса да поддержать итәсебез килә. Концерт вакытында булса да онытылып торсалар, алга таба яшәр өчен көч-дәрт алсалар, без бик шат булырбыз! Шуны әйтәсем килә! Мин дә коллегаларым Фирдүс белән Илсөягә кушылып, киткән милләттәшләргә, якташларга, егетләребезгә матди яктан булышырга булдым. Аллага шөкер, хәлдән килгәнчә төркемебез белән үз өлешебезне керттек. Хәзерге вакытта бердәмлек кирәк! Һәм, әлбәттә сабырлык. Бергә булсак, барсын да җиңәрбез, Аллаһы боерса, – дип яза Рамил Шәрапов.  

Бәйле