Военкомга закон бозуда хатыны да булышкан

Хәрби билет сатып ятучылар тиздән хөкем алдына басачак.

Башкортстан башкаласында тикшерүчеләр «Салават Юлаев» клубы хоккейчыларына хәрби билетлар алырга ярдәм иткән хәрби комиссар Константин Воропаевның хатынын тоткарлаган.

Тикшерү версиясе буенча, Анжелика Воропаева иренә Калинин һәм Орджоникидзе районнары территориясендә чакырылырга тиешле егетләрне хәрби билет белән тәэмин итәргә булышкан.

Билгеле булганча, суд хәзер җинаятьләрдә катнашкан өчен чик кую чарасы турында карар кабул итәчәк. Ир белән хатынның балигъ булмаган баласы үсә һәм хатынны, мөгаен, өенә кайтарып җибәрерләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-10-05/voenkomga-zakon-bozuda-hatyny-da-bulyshkan-2977205

Бәйле